Бүген ТР Хөкүмәте Йортында East Office консалтинг компаниясе идарәсе рәисе, Финляндиянең элеккеге Премьер-министры Эско Ахоның Финляндиянең инновацион моделе турындагы лекциясе узды.
Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре тыңладылар. Чара республиканың бөтен районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Эско Ахо Финляндиянең инновацион моделе, аның ничек эшләве, аның киләчәктә үсешенә ниләр комачауларга мөмкин икәнлеге турында сөйләде.
Шулай ук чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов катнашты.