Бүген Татарстан Республикасы Президенты – компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть»ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды (Казан).
Утырыш барышында 2018 елның беренче кварталында компания бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм май аена бюджеты расланды.
Көн тәртибе кысаларында 2017 елда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгаклар тыңланды.
Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды, шулардан: аудит комитетының эше турында, акционерларның гомуми еллык җыелышы турында, акцияләр буенча дивидендлар турында мәгълүмат.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.