Дмитрий Медведев бюджет барышына төзәтмәләр кертергә кушты

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Илкүләм максатлар һәм стратегик бурычлар турында Президентның яңа “май указы”н үтәү бюджет барышына билгеле бер үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткерде.

“Билгеле бер төзәтмәләрне бюджет барышына да, өстәвенә шактый кыска вакыт эчендә, кертергә кирәк булыр, без шулай ук, коллегалар, моны сезнең белән тикшердек”, - диде ул РФ Президентының яңа указы буенча киңәшмәдә.

“Ресурсларга килгәдә. Указны гамәлгә кую өчен акчалар, әлбәттә, табылырга тиеш. Без аларны максималь нәтиҗә белән иң мөһим программаларга тотачакбыз. Әлбәттә, Финанс министрлыгы элеккечә чыгымнарның эффективлыгын күзәтеп барачак”, - диде шулай ук Медведев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International