Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышын үткәрде.
ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Төп доклад белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.
Чарада шулай ук ТР финанс министры урынбасары Д.В.Волков та катнашты.