Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион совет президиумы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында үтте. Чара катнашучылар тәкъдим ителгән инвестицион проектлар белән танышты, шул исәптән дәүләт-хосусый партнерлык нигезендәгеләр белән дә.
Утырышта каралган бөтен алты проект та расланды.