РФ Министрлар Кабинеты 2018 елга федераль бюджетка үзгәрешләрне хуплады

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

РФ Хөкүмәте 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына федераль бюджетның керемнәре һәм чыгымнары күләменә үзгәрешләр турында проектны хуплады. Бу хакта Министрлар Кабинетының сайтында хәбәр ителә.

“Закон проекты керемнәрнең гомуми күләмен 1,815 триллион сумга (шул исәптән нефть-газ керемнәрен барлыгы 1,755 триллион сумга һәм нефть-газ булмаган керемнәрне барлыгы 59,8 миллиард сумга арттыру хисабына) арттыруны күздә тота. Шул ук вакытта тулаем эчке продуктка карата керемнәр өлеше 1,7%ка үсә һәм тулаем эчке продуктның 17,4% тәшкил итәчәк”, - диелә хәбәрдә.

Чыгымнарның гомуми күләме 61,9 миллиардка арта һәм 2018 елда 16,591 триллион сумга яисә тулаем эчке продуктка 16,9% тәшкил итәчәк.

2018 елда федераль бюджет дефициты (җыелма бюджет росписенә үзгәрешләрне исәпкә алмаганда) профицит белән алмашыначак. Ул 481,8 миллиард сум яисә тулаем эчке продуктның 0,5% тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, Министрлар Кабинеты 2017 елда федераль бюджет үтәлеше турында хисапны раслады һәм аны РФ Хисап палатасына юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International