Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018дә катнашу өчен Санкт-Петербургка килде

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XXII Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу өчен Санкт-Петербург шәһәренә килде. 

ПХИФ-2018 кысаларында Рөстәм Миңнеханов чит илләрнең һәм үз илебезнең компанияләре, шул исәптән SUEZ, MasterCard, Air Liquide, IBM, Yokogawa һәм башка компанияләр вәкилләре белән очрашырга, шулай ук хезмәттәшлек турында килешүләр имзалауда катнашырга җыена.   

Татарстан Республикасы Президентының эш программасында Галиҗанәпләре Шәйх Сәлмән Бин Хәлиф Әл Хәлифә (Бәһрәйн) белән, Бөекбритания Лордлар палатасының бәйсез әгъзасы лорд Уэверли белән, 2022 елда Катарда Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру һәм кабул итеп алу буенча югары комитеты генераль секретаре Хәсән Әл Тауади, Ташкент өлкәсе хакиме Гуломҗон Ибраһимов (Үзбәкстан), Россия  Инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов һәм башкалар белән очрашу да бар.   

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты форум кысаларында берничә зур чарада катнашырга ниятли: «Евразия икътисадый берлегендә (ЕАЭС) инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт  активларын хосусыйлаштыру» сессиясендә, РФ субъектларында инвестицион климатның илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итүдә, ПХИФ-2018нең пленар утырышында, анда Россия Президенты Владимир Путин чыгышы да көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International