РФ Финанс министрлыгы 2018 елда алкогольгә акцизларны яисә минималь ваклап сату бәяләрен инфляциядән югары күтәрергә планлаштырмый. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов хәбәр итте.
“Арттыру булса да, бары инфляция дәрәҗәсендә генә, бу мәсьәлә хәзер тикшерелә. Башка төрле арттыру булмаячак”, - диде Сазанов Петербург халыкара икътисадый формум – 2018 кулуарларында.