Бүген «Казаноргсинтез» ГАҖ акционерларының гомуми еллык җыелышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнегулов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры урынбасары Руслан Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.
2017 елдагы эшчәнлек йомгаклары турындагы нотык белән «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнегулов чыгыш ясады.
Аерым алгаңда, ул 2017 ел йомгаклары буенча салым түләүләре 8,6 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына – 5,46 млрд. сум дип хәбәр итте.
Чарада шулай ук ТР финанс министры урынбасары Д.В.Волков катнашты.