Федерация Советы 2018 елга федераль бюджетка төзәтмәләрне хуплады

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Федерация Советы тулаем эчке продуктның 0,5% зурлыгында дәүләтнең төп финанс документының профицитын күздә тоткан 2018 елга федераль бюджетка төзәтмәләрне хуплады.

Документ 2018 елда бюджет керемнәрен 1,815 триллион сумга — 17,073 триллион сумга кадәр (тулаем эчке продуктка 17,4%), чыгымнарны – 61,9 миллиард сумга, 16,591 триллион сумга кадәр (тулаем эчке продуктка 16,9%) арттыра. Шул ук вакытта бюджет дефициты (тулаем эчке продуктка 1,3%) профицит (тулаем эчке продуктка 0,5%) белән алмашыначак.

Тулаем эчке продуктның алдан планлаштырылган күләме 97,462 триллион сумнан 98,234 триллион сумга кадәр арта, ә еллык инфляция дәрәҗәсе дүрт проценттан 2,8% кадәр төшә. Шул ук вакытта эчке дәүләт бурычының югары чиге 10,5 миллиард сумнан 10,28 миллиард сумга кадәр төшә.

Аннан алда беренче вице-премьер – РФ финанс министры Антон Силуанов агымдагы конъюнктура сакланса, 2018 елда РФ бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 0,5% югары булырга мөмкин дип хәбәр итте. Иң беренче чиратта нефтькә бәяләр күздә тотыла. Ул шулай ук 2018 елга бюджетка агымдагы төзәтмәләр күбрәк техник характерда булуын искәртте: көз көне киләсе өчеллыкка бюджет проектын әзерләгән вакытта Хөкүмәт фаразны һәм бюджетны яңадан тәгаенләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International