«Татарстанда басу көне» күргәзмәсен ачу турында

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районында «Татарстанда басу көне - 2018» Идел буе эре агротехник күргәзмәсе эшли башлады.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Валерий Назаров катнашты.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, басу форматындагы күргәзмәдә игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге иң заманча технологик хәл ителешләр куелган.

Шәрәфле кунаклар күргәзмәне карап чыктылар, төрле авыл хуҗалыгы техникасы, яңа сорт агрокультуралар, үсемлекләрне экологик имин яклау чаралары белән таныштылар. 

«Татарстанда басу көне – 2018» күргәзмәсе – реаль басу шартларында продукцияләр, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне ачык тәкъдир итү ул. Быел күргәзмәдә Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән, Беларусь Республикасыннан һәм Венгриядән 152 компания катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International