Владимир Путин 2018 елга федераль бюджетка төзәтмәләргә кул куйды

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Президент Владимир Путин тулаем эчке продуктның 0,5% зурлыгында профицитын күздә тоткан федераль бюджетка төзәтмәләргә кул куйды. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Документ нигезендә 2018 елда бюджет керемнәре 1,815 триллион сумга — 17,073 триллион сумга кадәр (тулаем эчке продуктка 17,4%), чыгымнары – 61,9 миллиард сумга, 16,591 триллион сумга кадәр (тулаем эчке продуктка 16,9%) арта. Шул ук вакытта бюджет дефициты (тулаем эчке продуктка 1,3%) профицит (тулаем эчке продуктка 0,5%) белән алмашыначак.

Тулаем эчке продуктның алдан планлаштырылган күләме 97,462 триллион сумнан 98,234 триллион сумга кадәр арта, ә еллык инфляция дәрәҗәсе дүрт проценттан 2,8% кадәр төшә. Шул ук вакытта эчке дәүләт бурычының югары чиге 10,5 миллиард сумнан 10,28 миллиард сумга кадәр төшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International