Владимир Путин Россиядәге макроикътисад хәлгә бәя бирде

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның биш ае йомгаклары буенча Россиядәге макроикътисад хәл тотрыклы. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә хәбәр итте.

“Агымдагы елның биш ае йомгаклары буенча дәүләттә макроикътисад хәл гомумән алганда тотрыклы. Хәлиткеч параметрлар буенча уңай тенденцияләр күзәтелә”, - диде Путин.

Аның сүзләренчә, сәнәгый җитештерү үсеше гыйнвар-майда 3,2% тәшкил иткән. “Авыл хуҗалыгы 2,5% өстәгән. Транспортның йөк әйләнеше 3,1%ка үскән. Эшсезлек һәм инфляция түбән дәрәҗәләрдә тора. Халыкның реаль хезмәт хаклары һәм керемнәре үсеше теркәлә”, - дип өстәде Президент.

Дәүләт башлыгы Министрлар Кабинеты әгъзалары белән эшлекле активлыкны стимуллаштыру, инвестицияле климатны яхшырту, шулай ук юл төзелеше, транспорт, элемтә, коммуникацияләр буенча эре инфраструктур проектларны алга җибәрү буенча өстәмә тәкъдимнәрне тикшерергә ниятләвен хәбәр итте.

“Шул ук вакытта без, әлбәттә, барлык кешеләр дә моны тоймавын әйтеп узарга тиеш, без моны белергә тиеш”, - дип искәртте Путин.

Ул уңай статистика сакланыр дигән өметен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International