Хезмәт хакы салымнарының җыелуы һәм күләгәдәге секторны киметү Финанс министрлыгының аеруча игътибарга лаек зонасында булачак. Бу хакта “2019 елга һәм 2020, 2021 елларга бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләре” проектында җиткерелә.
“Аеруча игътибар хезмәт хакы салымнарын җыюны арттыруга, шулай ук күзәтелергә тиешле импортлы товарлар әйләнешенең барлык этапларда турыдан-туры контрольнең бердәм механизмын кертеп, салым һәм таможня органнарының бердәм мәгълүмати мохитен булдыруга биреләчәк”, - дип әйтелә материалда.
Документта әйтелгәнчә, иминият кертемнәре җыемы функциясен Федераль салым хезмәтенә тапшыру аркасында салым түләүчеләрнең гомуми административ йөге инде түбәнәйгән, чөнки контрольдә тота торган органнар саны һәм отчет документлары кимегән. Үз чиратында салымнарның җыелуын арттыру тигезсез конкуренциягә сәләтле шартларны бетерергә ярдәм итә һәм намуссыз эшмәкәрләрдән нәтиҗәле хосусый милек ияләре һәм менеджерлар файдасына ресурсларны яңача бүләргә булыша.
“2019-2021 елларда бюджет системасының керемнәрен администрацияләүне яхшырту буенча чаралар комплексын, шул исәптән салым администрацияләвен алга таба цифровизацияләү һәм мәгълүматның барлык чыганакларын һәм мәгълүмат агымнарын бердәм мәгълүмати пространствога интеграцияләү (аның киләчәктә зур массивларын эшкәртүнең заманча технологияләрен кертү нигезендә анализ белән) исәбенә гамәлгә куюны дәвам итү планлаштырыла”, - дип искәртелә проектта.