Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2018 елның гыйнвар-июнендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2018 елның июль аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.
Чараларда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмәләр барышында 2018 елның гыйнвар-июнендә җирле бюджетларның үтәлеше йомгаклары, шулай ук 2018 елның июлендә керемнәрнең мобилизацияләнүе, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының вакытында түләнү мәсьәләләре тикшерелде.
Шулай ук очрашулар вакытында учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау, салымнар һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты Контроль-резвизия идарәсе тикшерүләре нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозу очракларын төзәтү буенча эш мәсьәләләре, шулай ук Дәүләт торак фондына түләүләр буенча районнар һәм шәһәрләрнең 2018 елга йөкләмәләрне алуы һәм аларны үтәве каралды.