Һөнәри керемгә салымнан чаралар бюджеттан тыш фондларга ничек бүленәчәге турында соңгы карар сентябрьдә кабул ителәчәк. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов хәбәр итте.
“Монда без тикшерергә тиешле аермалар бар. Пенсия фондына бөтенләй нәрсә дә булса күчерергә кирәкме яисә үзмәшгульләрдән салымнан бөтен сумма Мәҗбүри медицина иминияте фондына юнәлтеләчәкме. Соңгы карар закон проекты эшләп бетерелгәч һәм тикшерүгә урнаштырылгач сентябрьдә әзер булачак”, - диде Сазанов.
Россия Финанс министрлыгы үзмәшгуль гражданнар өчен (һөнәри керемгә) аерым салым кертергә тәкъдим итә. салым ставкасы буенча карар әлегә юк. Ул физик затларга хезмәт күрсәтүче үзмәшгульләр өчен 3% һәм юридик затларга хезмәт күрсәткән очракта 6% тәшкил итәргә мөмкин.
Финанс министрлыгы планнарына караганда, мондый салым режимы еллык кереме 10 млн. сумга кадәр булган гражданнар өчен гамәлдә булачак. Тәкъдим ителгән схема буенча салым салуга күчү пилот режимда Россиянең берничә төбәгендә 2019 едан башланырга мөмкин. Үзмәшгульләр салымнарны мобиль кушытма аша түли алачак.