Хөкүмәт һәм Үзәк Банк финанс базарлардагы хәлгә мониторингны тормышка ашыра һәм финанс тотрыклылыкны тәэмин итү өчен бөтен коралларга ия. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.
“Базарлардагы агымдагы волатильлек АКШның Россиягә карата чираттагы санкцияле риторикасына һәм үсеш алган базарлардагы тотрыксыз хәлгә бәйле. Россия икътисады, түләү балансы соңгы елларда тышкы йогынтыларга (нефть конъюнктурасы үзгәреп торуга яисә икътисадый чикләүләр кертүгә) күпкә тотрыклыракка әйләнде. РФ Хөкүмәте һәм Үзәк Банк хәлгә мониторингны тормышка ашыра, финанс тотрыклылыкны тәэмин итү өчен бөтен коралларга ия һәм кирәк вакытта гамәлдәге закон кысаларында аны кулланачак. Шул исәптән агымдагы елда бу шулай булды да”, - диде Силуанов.