ТР финанс министры урынбасары Д.В.Волковның республиканың иң эре салым түләүчеләре белән киңәшмәләре

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

2018 елның 9 августында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Д.В.Волков энергетика, торбаүткәргеч транспорт, нефть химиясе комплексы предприятиеләре һәм республиканың башка иң эре предприятиеләре белән киңәшмәләр үткәрде.

Очрашу вакытында предприятиеләрнең бюджетка түләүләре һәм 2018 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары, 2018 елда көтелгән, шулай ук 2019-2021 елларга фаразлары буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре каралды.

Шулай ук киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International