РФ Финанс министрлыгы яңа глобаль икътисадый кризис өчен бернинди алшартлар күрми. Бу хакта "Россия 1" телеканалындагы "Воскресный вечер с Владимиром Соловьевым" программасына интервьюсында беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.
“Әгәр дә глобаль икътисадта нинди дә булса үзгәрешләр булса, ул, әлбәттә, Россиягә кагылачак. Хәзер нинди дә булса глобаль дөнья кризисына нигез бар дип әйтмәс идем”, - диде Силуанов РФ мөмкин булган глобаль икътисадый зур үзгәрешләргә әзерме дигән сорауга җавап итеп. “Ләкин безнең бурыч – дөнья икътисадында вакыт-вакыт булып торган турбуленцияләргә минималь дәрәҗәдә бәйле булган икътисад булдыру”, - дип искәртте министр.