Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының тугызынчы киңәйтелгән утырышы узды

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Бүген Казанда («Пирамида» ККК) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының тугызынчы киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте. Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Савва Шипов утырышның кунагы булды.

Татарстан Республикасы Президенты белән аралашу өчен барлыгы 250 эшкуар чакырылган иде.

Төп нотык белән Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында вәкаләтле вәкил итеп Тимур Нагуманов чыгыш ясады. Ул республикада эшлекле климат рейтингы турында хәбәр итте.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International