Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышы турында

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын вакытлычы башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин катнашты.  

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.

Утырышта Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International