РФ хакимияте компанияләрне салым йөкләмәсе үзгәрмәячәк дип ышандырды. Бу хакта беренче вице-премьер – финанслар министры Антон Силуанов компанияләр белән очрашу йомгаклары буенча хәбәр итте.
“Без предприятияләрне Хөкүмәтнең планнарында эшмәкәрлеккә салым арттыру юк дип хәбәр иттек, киресенчә, Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы һәм предприятияләр белән тикшерелгән (инде закон итеп кабул ителгән) салым йөкләмәсе белән чагыштырганда, ул үзгәрмәячәк дип без тагын бер тапкыр расладык. Ул бездә сакланачак”, - диде Силуанов.