Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
2018 елның җиде ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды һәм сентябрь аена бюджеты расланды. Шулай ук компаниянең быелның беренче яртыеллыгындагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре каралды.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.