Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында социаль өлкә объектларына капремонт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар

2018 елның 25 августы, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капремонт программасын гамәлгә ашыру уртача республика күрсәткечләреннән түбән булган мунициципаль районнарда 18 августан алып күчмә киңәшмәләр уздырыла. Киңәшмәләрне Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Арча, Биектау, Лаеш, Балык бистәсе, Питрәч, Яшел Үзән, Алабуга, Тукай, Менделеевск районнарында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Капремонт фонды һәм ТР ДТИ уздыра. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасыры Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International