Финанс грамоталылыкны үстерү ассоциациясе РФдә агымдагы елның ахырында – киләсе елның башында барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина Финанс аңлаешлылык өчен альянсның Х Глобаль форумы алдыннан узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
“Хәзер бу ассоциация ничек, нинди принципларда һәм формада булдырылачагы турында шактый актив консультацияләр уза. Бу консультацияләр әле тәмамланмады. Ләкин без ассоциация бу елның ахырында – киләсе елның башында барлыкка килергә мөмкин дип фараз кылабыз... Без финанс базарының катнашучыларында бу проект үсешенә карата зур кызыксыну барлыгын күрәбез”, - диде ул.