Финанс өлкәсе хезмәткәрләрен котлау!

2018 елның 7 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин финанс хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

 

Хөрмәтле финанс хезмәткәрләре! Кадерле ветераннар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Бөтенроссия финанс хезмәткәре көне белән котлыйм!

Финанс министрлыгы – Россиянең иң өлкән учреждениеләреннән берсе. 200 елдан артыграк тарихка ия ул. Шушы вакыт эчендә тулаем Россия Федерациясе һәм республиканың финанс системасы, вакыт таләбенә туры китерелеп, күп тапкырлар үзгәртеп корылды. Әмма дәүләт нинди генә авырлыклар алдында калмасын, илнең сыйфатлы финанс сәясәтен алып бару гомер-гомергә финанс өлкәсе хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе булып кала.

Бүген Татарстан Республикасында социаль-икътисадый үсешкә, республика бюджетының тотрыклылыгына һәм баланслы булуына, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга бәйле мәсьәләләрнең финансистларыбыз тарафыннан сыйфатлы һәм вакытында тормышка ашырылуын билгеләп үтәсем килә. Безнең хезмәткәрләребез кебек оста хезмәткәрләр белән Татарстан Республикасының икътисадый, социаль һәм күп кенә башка өлкәләрдә яңа уңышларга ирешәсенә иманым камил.

Шушы матур бәйрәм көнендә намуслы, авыр хезмәтегез өчен эчкерсез рәхмәт белдерергә, шулай ук барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет, нык сәламәтлек, иминлек теләргә рөхсәт итегез! Сезгә һәм гаиләгезгә тынычлык, татулык насыйп булсын!

Иң изге теләкләр белән, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International