РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин агымдагы елның III-IV кварталларында Россиянең тулаем эчке продукт үсеше 1,9%тан артып китә алуында шикләнә. Бу хакта ул Көнчыгыш икътисадый форум кулуарларында җиткерде.
“Киләсе елның беренче кварталында без аеруча акрынаю исәплибез. Ләкин III-IV кварталларда ниндидер зур уңай сюрпризлар көтмибез. Бу билгесезлек арту, финанс базарларда волатильлек үсү белән бәйле. Бу, әлбәттә, үсешнең бик җитди тизләнүенә фон була алмый”, - дип аңлатты министр.
“1,9%тан югары була алуы шикле”, - дип өстәде ул.
Шул ук вакытта РФ икътисады үсешенең иң нык акрынаюы 2019 елның беренче кварталында көтелә – ул вакытта күрсәткеч 1%ка яисә шуннан да түбәнгә кадәр кимергә мөмкин диде Орешкин.
Федераль дәүләт статистика хезмәте мәгълүматлары буенча Россиянең тулаем эчке продукты беренче яртыеллыкта 1,7%ка (аннан алдагы бәяләү 1,6%), икенче кварталда – 1,9% (1,8%)ка үскән.