Дмитрий Медведев 2014 елдан соң беренче тапкыр 2019 елның федераль бюджеты профицитлы булачак, дип җиткерде

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

2014 елдан алып беренче тапкыр 2019 елның федераль бюджеты профицитлы булачак. Бу хакта Хөкүмәт утырышында РФ Премьер-министры  Дмитрий Медведев хәбәр итте.

“2019 ел бюджеты балансланган гына түгел, ул 2014 елдан алып беренче тапкыр профицитлы булыр дип планлаштырыла”, - диде Медведев.

Ул тышкы дәүләт әҗәте чагыштырмача югары булмаган дәрәҗәдә саклана, федераль бюджет керемнәре 20 трлн. сум дәрәҗәсендә диярлек, чыгымнары – 18 трлн. сумнан бераз артыграк көтелә, дип өстәде.

Аның сүзләренчә, киләсе елда Министрлар Кабинеты “2008-2009 еллардагы беренче дөнья кризислары чорында, шулай ук 2014 елдан алып, кризисның икенче дулкыны башланган һәм Россия санкцияле басым белән очрашкан вакытта ярдәм иткән тышкы шоклардан бюджетның финанс таянычын асылда тулысынча торгызачак”.

“Без инде киләсе елның ахырына Илкүләм иминлек фонды күләме үзенең бөтен яшәеш тарихында янәдән максималь әһәмиятенә ирешер дип көтәбез. Илкүләм иминлек фондының күләме үткән ел кабул ителгән бюджет кагыйдәләре ярдәмендә үсәчәк”, - дип белдерде Министрлар Кабинеты башлыгы.  

Медведев шулай ук бюджет проектында илкүләм проектларны гамәлгә кую программасы һәм 2019-2024 елларга магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтүнең комплекслы планы барлыгын искә төшерде. Шул ук вакытта, чараларның иң зур күләме аның сүзләренчә, демография, сәламәтлек саклау һәм мәгарифкә ярдәмгә каралган. Медведев “бу акчалар нәтиҗәсен биредә һәм хәзер бирәчәк кенә түгел, ә киләчәктә дә хәлне яхшыртырга мөмкинлек тудырачак”, дип искәртте. Ул “икътисадка профессиональ һәм актив гражданнар килсен өчен кешеләрнең муллыгын ныгыту, мәгариф системасын үстерү” бурычлары әһәмиятен ассызыклады.  

Премьер бюджет закон проектларының тулы пакеты Дәүләт Думасына 2018 елның 1 октябренә кадәр керергә тиеш дип искә төшерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International