Казан Кремлендә бүген Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
«2018 - 2020 елларга Коррупциягә каршы көрәшнең илкүләм планында куелган бурычларны гамәлгә ашыру турында»гы мәсьәлә комиссия каравына чыгарылды.
Юнәлеш министрлыкларына Комиссия утырышында авыл хуҗалыгы, төзелеш, юллар һәм мөлкәт комплекслары, җир мөнәсәбәтләре, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар, грантлы ярдәм өлкәләрендә ведомстволарның коррупциягә каршы программаларына үзгәрешләр кертү турында йөкләмә бирелде.
Дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан коррупцияне профилактикалау буенча кабул ителүче чараларның координаторы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты.
Тагын утырышта билгеләп үтелгәнчә, коррупциячел хокук бозуларның сакланып калучы дәрәҗәсе шартларында коррупцияне өнәмәү буенча җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга, гражданнарның хокукый аңын үстерүгә юнәлгән эшне оештырырга кирәк.
Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин чыгыш ясадылар.
Утырыш нәтиҗәләре буенча дәүләт хакимияте органнары адресына конкрет йөкләмәләре, җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәре булган беркетмә әзерләнде.
Утырышта Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.