Дмитрий Медведев дөнья икътисадый үсеш темпларын узып китүне үти алырлык дип атады

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Якын киләчәктә заманча, конкуренциягә сәләтле икътисадны төзү һәм үсеш темпы ягыннан дөньяныкыннан югарыракка чыгу бурычы бик тә үти алырлык. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт утырышында җиткерде.  

“Киләсе елларда без куәтле, заманча, конкуренциягә сәләтле икътисад төзергә, дөньяныкыннан югарырак үсеш темпларына чыгарга, бу бик амбициоз бурыч булса да, дөньяның иң эре икътисадлары бишлегендә нык урнашырга тиеш. Бу икътисадның яңа форматын (мин бөтен илләрдә булдырылган цифрлы икътисадны күздә тотам) төзегән кебек чыннан да илкүләм максат. Безнең икътисадый идарә тармаклары бәяләвенчә, аның өлеше тулаем эчке продукт үсешенең өчтән берен тәшкил итәргә мөмкин”, - диде Медведев.  

“Бурыч катлаулы, көндәшләр бик җитди, объектив авырлыклар да аз түгел, чикләүләр дә аз түгел, башка дәүләтләр гамәлләре белән бәйле кыенлыклар бар, ләкин шуңа карамастан, иманым камил, бу бурыч үти алырлык”, - дип өстәде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International