2018 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Дәүләт Советына тикшерүгә “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджет турындагы” закон проекты кертелде.
Закон проектыы 35 кушымтадан тора, аны Татарстан Республикасы Бюджет кодексы тарафыннан каралган документлар һәм материаллар озата бара. Моннан тыш, юллама эчтәлеген 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты тәшкил итә.
Закон проектлары ике дәүләт телендә кертелде.
Алга таба бюджетның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларында, парламент тыңлауларында, зональ киңәшмәләрдә тикшереләсе бар.