Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты һәм 2019-2021 елларга һәм 2024 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразы буенча ачык тыңлаулар үткәрүе турында хәбәр итә.
Ачык тыңлаулар зональ киңәшмәләр форматында, түбәндәге вакытта үтәчәк:
2018 елның 3 октябрендә, сәгать 9:00 – Яр Чаллы шәһәре, Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае № 1, Чәчәкле бульвар ур., 16.
2018 елның 3 октябрендә, сәгать 15:00 – Лаеш шәһәре, Мәдәният йорты, Лебедева ур., 30.
2018 елның 4 октябрендә, сәгать 10:00 – Буа шәһәре, Мәдәни үсеш үзәге, Космовский ур., 91.