Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 9 ае эчендә кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлары буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә кече нефть компанияләре җитәкчеләре, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структуралар вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда кече нефть компанияләре 2018 елның 9 ае эчендә нефть чыгару буенча уңай динамика сакланып калган.
Республикада 26 млн. 882 мең тонна чимал чыгарылган, диде ТР Президенты. Бу үткән елның шушы чорына карата100 мең тоннага артык. «Татнефть» ГАҖ 21 млн. 537 мең тонна нефть чыгарган. Үсеш 100,6%.
«Кече нефть компанияләре 5 млн. 345 мең тонна чимал чыгарган, 120 млрд. сумлык продукция төяп җибәрелгән. Компанияләр барлык дәрәҗә бюджетларга 82 млрд. сум салым түләүләре керткән», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары кече нефть компанияләренең 2018 елның 9 ае эчендәге эшчәнлегенә «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев йомгак ясады.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.