Бүген Казанда «Татнефть-Арена» мәйданчыгында «Перезагрузка 2.0» форумы ачылды.
Сәламләү сүз белән форумда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ачылышта шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – Финанс министры Антон Силуанов чыгыш ясады.
Онлайн режимда форумда шулай ук Чаллыдагы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре дә катнашты – турыдан-туры трансляция оештырылган иде.
Федераль бюджетта эшкуарлыкны үстерүгә салынган акчалар Татарстанга да һичшиксез киләчәк, диде Рөстәм Миңнеханов. «Татарстанга аларны мөмкин кадәр җәлеп итәргә һәм сезгә җиткерергә вәгъдә бирәм», - диде ул, форумда катнашучы эшкуарларга мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен тиешле инфраструктура булдырылган, эш башлаучы эшкуарлар өчен махсуслаштырылган уку-укыту программалары бар, башка чаралар да бар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, илкүләм проектларның берсе – кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Антон Силуанов, ассызыклаганча, чараны «Перезагрузка 2.0» дип атау бик дөрес. Бу безнең эшкуарлыкка башкача мөнәсәбәттә булачагыбызны белдерә, диде Антон Силуанов, безне алда яңа бурычлар көтә.