РФ Үзәк Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина нефть бәяләренең үзгәреп торуын һәм базарларга капиталлар агымы үзгәрешен Россия икътисады өчен волатильлек чыганаклары дип атады. Бу турыда ул VIII Казахстан финансчылары конгрессында хәбәр итте.
“Һәрдаим яңа куркынычлар туып тора һәм һәрвакыт әзер булып торырга кирәк. Хәзер мин ике куркынычны, волатильлекнең ике чыганагын атар идем. Беренчесе – чимал товарларга бәяләрнең үзгәреп торуы, РФ һәм Казахстан өчен бу беренче чиратта нефть һәм газ”, - дип искәртте ул.
Нәбиуллина сүзләренчә, волатильлекнең икенче тышкы чыганагы булып, “зур үсеш алган илләрдә акча-кредит сәясәтен нормальләштерү белән һәм соңгы вакытта кисәк арткан тышкы сәүдә чикләүләре һәм геосәяси фактлар белән бәйле базарларга капиталлар агымы үзгәрешләре” тора.
Шул ук вакытта регулятор башлыгы йөзүче курс икътисадларны мондый шокларга яраклаштыруга яхшы мөмкинлекләр ача дип искәртте. Бәяләр җитди үзгәреп торганда курс, инфляция, нәтиҗәдә процент ставкаларының көчле волатильлеге мөмкин. “Мондый очракларда бер Үзәк Банкның гына тырышлыгы аз, хөкүмәт чаралары кирәк – бюджет кагыйдәләре яисә тышкы шоклардан буферлар булдырган, бюджет чыгымнарын һәм нәтиҗәдә валюта курсын һәм икътисадны стабильләштергән аларның аналоглары”, - диде Үзәк Банк башлыгы.