Татарстанда 831 күп фатирлы йортка капиталь ремонт тәмамланган

2018 елның 14 декабре, җомга

Торак комплексы объектларына һәм социаль-мәдәни өлкә объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру турында бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда 974 күп фатирлы йорттан 831ендә капиталь ремонт тәмамланган. Шулардан инспекция 705 йортны кабул иткән. Программа үтәлешенең гомуми күләме 94%

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International