Икътисадый үсеш министрлыгы тулаем эчке продуктның үсеш тизлеге кимү фонында рубльнең ныгуы турында хәбәр итте

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Ел башыннан алып рубль долларга карата 7,3% ныгыды, апрельнең уртасына валюта курсы $1 өчен 64-65 рубль дәрәҗәсендә беркетелде. Бу хакта РФ Икътисадый үсеш министрлыгының “Икътисад картинасы. 2019 апреле” күзәтүендә әйтелә.

Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча шул ук вакытта “2019 елның I кварталында рубльгә ярдәмне базарда катнашучыларның санкция куркынычларын бәяләүләренең кимүе һәм Moody"s рейтинг агентлыгының Россия Федерациясенең мөстәкыйль рейтингын инвестицияле дәрәҗәгә кадәр күтәрүе күрсәткән”.

Аннан алда апрельдә Икътисадый үсеш министрлыгы рубль курсы буенча фаразны (РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин әйткән) $1 өчен 66 сумнан $1 өчен 65,1 сумга кадәр арттырган иде. Идарә тармагы материалларына караганда, ел дәвамында рубльнең ныгуына федераль займ облигацияләре базарына чил ил инвесторларының чаралары килүе яңару, кырыс акча-кредит һәм бюджет сәясәте фонында товарлар һәм хезмәтләр импорты динамикасы көчсезләнү, шулай ук АКШ долларының еврога карата йомшаруы булышлык итәчәк. Шул ук вакытта 2020 елда курс $1 өчен 64,9 сум, 2021 елда - $1 өчен 65,4 сум, 2022 елда - $1 өчен 66,2 сум тәшкил итәчәк, 2023 елга фараз курсны $1 өчен 67 сум дәрәҗәсендә, 2024 елда - $1 өчен 68,6 сум дәрәҗәсендә күздә тота.

Россиянең тулаем эчке продукты үсеше тизлеге 2019 елның 1 кварталында өстәмә кыйммәткә салымның ставкасы артуга бәйле товар әйләнеше кыскару фонында 0,8% кадәр түбәнәйде дип искәртәләр идарә тармагында.

“Өстәмә кыйммәткә салымның база ставкасының артуы фонында икътисадый үсешкә шактый тискәре өлешне сәүдә товар әйләнеше динамикасы кертте”, - дип искәртелә документта.

Шул ук вакытта тулаем эчке продуктның үсеше акрынаюга төп өлешне беренче кварталда кулланучылар ихтыяҗы керткән. Шулай, Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, инфляция тизләнүе фонында реаль чагылышта ваклап сату әйләнешенең һәм халыкка түләүле хезмәтләр күләменең акрынаюы күзәтелгән. “Мондый акрынаюның кыска вакытлы характерда булуы ихтимал: 2019 елның гыйнварында локаль минимумнан соң кулланучылар кәефләренең акрынлап торгызылуы күзәтелде”, - дип әйтелә документта.

2019 елның гыйнварында тулаем эчке продукт үсеше, Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләвенчә, 0,6% дәрәҗәсендә беркетелгән булган, февральдә күрсәткеч 1,4% кадәр арткан, мартта 0,6% билгесенә кайткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International