Дмитрий Медведев уңайлы мохит төбәк программаларын финанслашу турында мәсьәләне тикшерергә кушты

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Премьер-министр Дмитрий Медведев инвалидлыклары булган кешеләр өчен уңайлы мохитне тәэмин итү буенча төбәк программаларын федераль финанслашу турында мәсьәләне 2019 елның 1 июленә кадәр эшләргә кушты. Хөкүмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу йөкләмә Министрлар Кабинетының 7 майда узган утырышы йомгаклары буенча бирелгән.

“Финанс министрлыгына һәм Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына федераль бюджет чаралары хисабына инвалидлар өчен уңайлы мохит формалаштыру буенча РФ субъектларының программаларына финанс ярдәм күрсәтүнең максатчанлыгы турында мәсьәләне җентекләп өйрәнергә. Нәтиҗәләр турында Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2019 елның 1 июленә кадәр җиткерергә”, - диелгән Министрлар Кабинетының утырышы карарлары исемлегендә.

2021-2025 елларга “Уңайлы мохит” дәүләт программасы проектын әзерләгәндә, профиль идарә тармаклары мәдәният, мәгариф, туризм һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендәге федераль объектларда инвалидлыклары булган кешеләр өчен уңайлы мохитне тәэмин итү буенча чараларны күздә тотарга тиеш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International