Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Антон Силуанов “Россия 1” каналындагы "Москва. Кремль. Путин" программасына интервьюсында илкүләм проектларның үтәлешен күзәтеп баруның гамәлдәге системасының эзлекле булуы һәм илдә аның беренче тапкыр кулланылуы хакында сөйләде.
“Акчалар һәм нәтиҗәләр бер системада күзәтеп барыла. Тиешле илкүләм проект юнәлешен җитәкчеләгән һәрбер вице-премьер, һәрбер министр күрә һәм Хөкүмәт Рәисе каршында һәм Президент каршында җавап бирә. Мондый эзлекле контроль системасының әле булганы юк иде”, - диде Силуанов.
Путин яңа май указына кулын бер ел элек үзенең инаугурация көнендә куйды. Ул 12 яңа өстенлекле илкүләм проектны гамәлгә куюга башлагыч бирде. Социаль өлкә һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, һәрбер кешенең сәләтен ачу төп юнәлешләр булып тора. 2024 елга кадәр РФ Илкүләм проектларының бюджеты 25,7 триллион сум тәшкил итә.