Антон Силуанов: илкүләм проект аркасында 2019 елда РФ хезмәт җитештерүчәнлеге 1,4%ка үсәчәк

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” илкүләм проектын гамәлгә кую аркасында 2019 ел йомгаклары буенча Россиядә хезмәт җитештерүчәнлеге 1,4% тәшкил итәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы советның утырышында хәбәр итте.

“Аны [илкүләм проектны] гамәлгә кую хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше буенча агымдагы елга билгеләнгән күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк – гомумән икътисад буенча 1,4%. Бу проектны гамәлгә куюның беренче елы”, - диде Силуанов.

Быел илкүләм проектта 300 дән артык предприятие катнашачак. Илкүләм проект кысаларында чаралар 2/3 предприятиеләргә хезмәт җитештерүчәнлекләрен елга 10%ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк дип саный беренче вице-премьер. Аның сүзләренчә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру эш белән тәэмин итүнең кыскаруына түгел, ә квалификацияле эш урыннары файдасына структураның үзгәрешенә китерергә тиеш.

“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” илкүләм проекты 2017 елдан гамәлгә куелып килгән шул ук исемле өстенлекле проектның дәвамы булып тора. Илкүләм проектның хәлиткеч максаты – эшкәртү производстволары, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм төзелеш кебек база чимал булмаган икътисад тармакларының урта һәм эре предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлегенең 2018 елдагы 1,4%тан 2024 елга 5% кадәр тизләнүе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International