Дмитрий Медведев 2024 елга кадәр РФ үсешенең илкүләм максатларына ирешү буенча бердәм планны раслады

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев 2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларына ирешү буенча бердәм планны раслады. Бу хакта Министрлар Кабинетының рәсми сайты хәбәр итте.

“2024 елга кадәр чорга РФ үсешенең илкүләм максатларына ирешүнең бердәм планы бу максатларны характерлаган күрсәткечләрнең максатчан дәрәҗәләренә чыгуы траекториясеннән, шулай ук дәүләт программаларына һәм илкүләм проектлар һәм программаларга каравына бәйле булмаган хәлдә, аларга ирешүгә йөз тоткан кораллардан һәм механизмнар исемлегеннән тора”, - дип әйтелә хәбәрдә.

Аңлатма язуында “РФ үсешенең илкүләм максатлары программаара характерда: илкүләм максатларга ирешүнең берсе дә бер генә дәүләт программасы яисә илкүләм проект кысаларында тәэмин ителә алмый” дип искәртелә. “Моннан тыш, үсешнең илкүләм максатлары бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә: максатларның берсенә ирешү башкаларына ирешүгә турыдан-туры бәйле”, - дип билгеләнә хәбәрдә.

Шулай, ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү тотрыклы икътисадый үсештән башка, ә хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше цифрлы технологияләрнең киң таралышыннан һәм инновацияле үсештән башка мөмкин түгел дип аңлаталар Министрлар Кабинетында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International