Федерация Советы май ахыры – июнь башында “хөкүмәт сәгате” кысаларында финанслау күләмнәре һәм илкүләм проектларны гамәлгә куюга төбәкләргә чараларның вакытында күчүе буенча беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуановның докладын тыңлыячак. Бу хакта Бюджет һәм финанс базарлар буенча Федерация Советы комитеты башлыгы Сергей Рябухин хәбәр итте.
Аннан алда РФ Хисап палатасы илкүләм проектларны гамәлгә куюга чыгымнарның үтәлеше түбән булуын искәрткән иде, ул I кварталда планлаштырып куелган бюджеттан 12,8% тәшкил итте. Идарә тармагы тәгаенләвенчә, 1 апрельгә илкүләм проектларны гамәлгә куюга чыгымнар барлыгы 220 млрд. 966,4 млн. сумга үтәлгән булган.
“Мөгаен, я май ахырында яисә июньнең беренче яртысында без “хөкүмәт сәгатьләре”нең берсендә илкүләм проектларны финанслау буенча Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасарын [РФ финанс министры Антон Силуановны] тыңлауны планлаштырып куйдык. Безнең өчен бу [Хисап палатасы мәгълүматлары] яңалык түгел, чаңны без инде ике ай элек каккан идек. Ул вакытта финанслау күләме 2%тан түбән иде, хәзер менә бераз артыграк, ләкин без 20 майга 17%ны да, әлбәттә, җитәрлек түгел дип саныйбыз”, - дип аңлатты Рябухин.