"Россия икътисады һәм финанс базарлары - пандемиядән соң тормыш бармы" Мәскәү финанс форумының стратегик сессиясе 8 сентябрьдә узачак. Сессиянең онлайн-трансляциясе Мәскәү вакыты белән 16:00 сәгатьтә "Россия-24" телеканалының туры эфирында, Форумның сайтында һәм социаль челтәрләрендә башлана.
Сессиядә Россия финанслар министры Антон Силуанов, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм - ВТБ Банкы Идарәсе рәисе - Президент Андрей Костин катнашачак. Сәламләү сүзе белән Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин мөрәҗәгать итәчәк. Дискуссиядә катнашучылар РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы чаралары, икътисадны торгызу буенча алга таба план һәм иң соңгы чорда финанс-икътисадый сәясәт белән бәйле башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачак.