Бүген финанс хезмәткәрләре көне!

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле финансчылар, кадерле ветераннар!

Сезне чын күңелдән Һөнәри бәйрәмебез – финансчылар көне белән котлауларымны кабул итеп алыгыз! 

Агымдагы, ТАССР төзелүгә 100-ел тулган юбилей елында, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына да бер гасыр тулды. Чөнки ул Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турындагы Декретка кул куйганнан соң ук, 2020 елның 27 маенда төзелгән. 100 ел эчендә финанслар халык комиссариаты зур үсеш юлын үткән, 18 җитәкче алмаштырган, алар арасында – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов.

Финанс хезмәте – ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше дә. Икътисади үсеш һәм халык иминлеген арттыру өчен бюджет акчасын максатчан һәм нәтиҗәле тоту финансчыларның аналитик фикер йөртү, зур күләмдәге мәгълүматны кабул итү һәм анализлау, яхшы хәтер, сабыр һәм намуслы булу, эшне төгәл башкару, командада бердәм эшли белү кебек сыйфатларына бәйле.

Бүген, җәмгыятебез пандемия һәм аның тискәре нәтиҗәләре белән очрашкан мәлдә, финансчылар алдында яңа бурычлар килеп басты, һәм, әйтергә кирәк, без аларны уңышлы гына үтибез. Республика халкы өйләрендә үзизоляциядә утырырга мәҗбүр булганда да, Финанс министрлыгы хезмәткәрләре үз эшен бер көнгә дә туктатмады. Шунысы куанычлы, безнең тырышлыгыбыз рспублика дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләнә, моны халыкара һәм Россия рейтинг агентлыкларының югары рейтинглары дәлилли.

Эшегез хәрвакытта да сөенечләр китерсен, тиешенчә бәяләнсен! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, барлык башлангычларыгызда да уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International