"Бердәм салым түләве" механизмын юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә кулланырга тәкъдим ителә

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Россия Финанс министрлыгы РФ Хөкүмәте йөкләмәсе нигезендә юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә барлык төр салымнар, сәүдә җыемы һәм иминият кертемнәре буенча "бердәм салым түләүләре" механизмын тарату турында закон проектын әзерләде һәм гавами фикер алышу өчен бастырды. Физик затлар өчен милек, транспорт һәм җир салымын түләү буенча шундый ук мөмкинлек 2019 елның 1 гыйнварыннан, ә НДФЛ түләү буенча2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә.

Бу түләүләрнең төрен, аны түләү срогын, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетына каравын ачыкламыйча, бер түләүле йөкләмә белән салымнарны, сәүдә җыемын, иминият кертемнәрен түләргә мөмкинлек бирәчәк.

Шул ук вакытта салым органы түләүчедә булган йөкләмәләр исәбеннән санап үтелгән түләүләрне мөстәкыйль рәвештә исәпкә алачак. Түләүченең салымнар, сәүдә җыемы, гамәлдәге схема буенча иминият кертемнәре, ягъни бюджет классификациясе кодларына тиешле йөкләмәләргә түләү хокукы саклана.

Закон проекты нигезләмәләрен гамәлгә ашыру түләүчеләр өчен уңайлырак шартлар тудырачак, бюджет алдындагы йөкләмәләрне үтәү тәртибен гадиләштерәчәк, исәп-хисап документларын рәсмиләштерү вакытын кыскартачак, шулай ук бюджет алдындагы бурычларын үз вакытында үтәргә мөмкинлек бирәчәк. РФ Салым Кодексына тиешле төзәтмәләр 2022 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак дип ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International