ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Бүген Давоска эшлекле сәфәре һәм Бөтендөнья икътисадый форумында катнашу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эре компанияләр җитәкчеләре белән очрашты. Чараларда шулай ук “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Иртән Рөстәм Миңнеханов Руанда Президенты Поль Кагаме һәм Великобританиянең экс-премьеры Тони Блэр катнашындагы эшлекле иртәнге ашта булды. Аннан Татарстан Республикасы Президенты Cisco компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш, Африкада, Россиядә һәм БДБ илләредә сатулар буенча директоры Крис Дедикот белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның дөньядагы алдынгы IT-компанияләренең берсе белән дәвамлы һәм уңай хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен билгеләп үтте. Ул Крис Дедикотка “Иннополис” проектын гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр итте һәм Cisco компаниясен Татарстанда төзелеп килүче IT-шәһәргә чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International