ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 9 аенда Татарстан Республикасының тупланма бюджетына 179,1 млрд. сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 154,2 млрд. сум, кире кайтарып бирергә кирәк булмаган керемнәр 24,9 млрд. сум тәшкил иткән.

Әлеге мәгълүматларны бүген республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының киңәшмәсендә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин китерде. Татарстан Республикасы бюджетының 2015 елның 9 аенда үтәлеше нәтиҗәләренә һәм ел ахырына кадәр алда торган бурычлар буенча видеоэлемтә режимында киңәшмә республиканың Хөкүмәт йортында узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Россия Федерациясенең нефть компанияләре 2016 елда сумның девальвациясеннән өстәмә рәвештә 300 млрд. сум алырга мөмкин, дип белдерде Рф финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

"Безнең бәя буенча, нефть тармагы 2015 елда узган ел белән чагыштырганда һәм 2015 елда булган фаразлар белән чагыштырганда өстәмә рәвештә якынча 400 миллиард сум эшләп табачак. Якынча 300 миллиард сумны алар 2016 елда эшләп табачак. Билгеле инде, бу тәэсир сүлпәнәеп бара", - диде Шаталов, Россиядә Америка сәүдә палатасның салым конференциясендщ чыгыш ясап.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International