ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

18 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды. Утырышны комитет рәисе Шакир Яһүдин алып барды.

Агымдагы елда Россиядә тулаем төбәк продукты 0,6 процентка кимегән. 2015 елда әлеге күрсәткеч 3,7 процент булган. Татарстанда исә бу юнәлештә уңай үсеш күзәтелә. Республикада тулаем төбәк продукт быел 102,5 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген  Татарстан икътисад министры урынбасары Олег Палевин хәбәр итте. Утырыш барышында Татарстан Республикасының 2017 елга һәм 2018, 2019 еллар планлы чорына бюджет проекты каралды.

Бу ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда тулаем төбәк продукты 1 трлн 929 млрд сум тәшкил итәр һәм 102,3 процент үсештә булыр дип фаразлана. 2017-2019 елларда тулай төбәк продукты үсеше 103,1-104,2 процент булыр дип көтелә.

2016 елның гыйнвар-сентябрь айларында федераль бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләре якынча исәпләүләр белән түбәндәгечә:

- тупланган керемнәр күләме - 9 293 990,1 млн. сум, яисә "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменнән 67,6%;

- чыгымнар үтәлеше - 10 869 524,2 млн сум, яисә "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменнән 67,5%, ачыкланган росписьнең 66,6%.

-кытлык күләме (-) 1 575 534,1 млн. сум.

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International