Татарстан Президенты: 2021 елның 9 аенда кече нефть компанияләре тарафыннан 5 млн 237 мең тонна нефть чыгарылган

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләренең 2021 елның 9 аендагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм ел ахырына кадәр бурычлары буенча киңәшмә уздырды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда нефть табышы 2021 елның 9 аенда 4,5% ка арткан һәм 25,6 млн тонна тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 1,1 млн. тоннага күбрәк.

Кече нефть компанияләре 5 млн 237 мең тонна нефть чыгарган. «Табышның бәя позициясе һәм күләмнәре түләүләр дәрәҗәсенә йогынты ясый. Бу - 126 млрд сум салым түләүләре - узган елга карата ике тапкыр арту», - дип ассызыклады ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International