Дәүләт Думасы беренче укылышта 2022 елга, 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына федераль бюджет проектын кабул итте. Икенче укылыш 23 ноябрьгә планлаштырылган.
Бюджет проекты яклы 338 депутат тавыш биргән, 82 - каршы, бер кеше тавыш бирүдән тыелып калган.
"Бюджет сәясәтендә төп өстенлек – илкүләм максатларга ирешүгә ярдәм итү. Һәм бу максатларга ирешү өчен өстенлекле чараларда һәм программаларда финанс ресурслары тупланган", - дип белдерде финанс министры Антон Силуанов, документны түбәнге палата әгъзаларына тәкъдим итеп.
Ул илкүләм проектлар һәм президент юлламасы пунктлары буенча барлык бурычлар тулы күләмдә финансланган, дип ышандырды. Үсеш максатларына 2022 елда 3,7 триллион сум каралган, 2023 елда - дүрт триллион, 2024 елда - 4,1 триллион сум, дип хәбәр итте министр.